Татарстан Президенты яңа кадрлар билгеләп куйды

ТР Президентының Указы белән Сергей Иванов Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде

 (Казан, 25 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа кадрлар билгеләп кую турындагы Указларны имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 24 мартындагы 298 номерлы Указы белән Сергей Иванов Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләп куелды.

Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 24 мартындагы 299 номерлы Указы белән Ольга Редько Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.