Россия Премьер-министрына Казанда “КАПО-Композит” ЯАҖ мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр

Дмитрий Медведев Казанда эш сәфәре кысаларында гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча яңа заводта булды

 (Казан, 25 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева). РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бүген Казанга эш сәфәре кысаларында гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча яңа заводта - “КАПО-Композит” ЯАҖдә булды.

Россия Премьер-министрын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян һәм башка рәсми затлар озата барды.

Иң элек Михаил Погосян Россия Хөкүмәте башлыгына предприятие мөмкинлекләрен күрсәтте.

Д.Медведев һәм аны озата барган затлар производствоның төп этаплары белән танышты.

Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе ачкан “КАПО-Композит” ЯАҖ Россия һәм чит ил очкычларына композит материаллардан агрегатлар җитештерәчәк.

Завод төзелешенә һәм аны җиһазлар белән тәэмин итүгә инвестицияләрнең күләме якынча 3,5 млрд. сум булган.

Производство номенклатурасы SSJ 100, МС-21, Ту-214 кебек Россия очкычлары һәм Boeing 767, 777 и 787, Airbus A380 кебек чит ил очкычларына агрегатларны үз эченә ала. Чит илләрдән заказ ясаучылар өчен эшләү программасы стратегик партнер - FACC AG (Австрия) компаниясе белән бергә тормышка ашырыла.

2013 нче елның июлендә производствоның беренче чираты ачылды, FACC AG компаниясе белән аның предприятиенең устав капиталына керүе һәм агрегатлар производствосын Boeing һәм Airbus компанияләре ихтыяҗында урнаштыру турында килешү имзаланды.

Хәзерге вакытта предприятиедә SSJ100 очкычларының механизацияләү агрегатларын технологик эшәртү уздырылган. Шулай ук МС-21 очкычының алгы һәм арткы өлеше производствосын технологик эшәртү алып барыла.

2014 нче елның II кварталында предприятиедә авиация корылмалары элементларында термопластик материалларны куллану мөмкинлекләрен технологик тикшерү буенча эшләр башланачак.

“Без монда, заводта, куллана торган технологияләрнең дәрәҗәсе эчке базарда гына түгел, ә халыкара базарда да продукциябезнең конкурентлыкка мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу - композит материаллардан яңа югары технологияле агрегатлар производствосы, ул яхшы перспективага ия”, - диде журналистларга Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян.

Шулай ук кунаклар авиатехника производствосында мәшгуль предприятиеләр күргәзмәсен карады.