Аркадий Дворкович “Казан” агросәнәгать паркында булды

Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды

 (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Казанга эш сәфәре кысаларында “Казан” агросәнәгать паркында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды. Комплекс буйлап экскурсияне агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов уздырды.

Аркадий Дворковичның визиты агросәнәгать паркы каршындагы мәйданчыктан башланды. Монда кунакларның игътибарын тәгәрмәчләрдә йөри торган “Сельмаг” кибете җәлеп итте, ул кирәкле, һәм стационар кибетләр булмаган торак пунктларда кулланыла.

Шулай ук кунаклар “Казан” агросәнәгать паркының бакалея продукциясе, бал, кондитер ризыклар һәм йорт кирәк-яраклары тәкъдим ителгән сәүдә залында булдылар.

Аркадий Дворкович һәм Рөстәм Миңнеханов тиздән сатып алучылар өчен ишекләрен ачачак “Фермер” павильоннарына игътибар итте. Монда ТР Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе продукциясе тупланачак.

Склад зонасында Аркадий Дворковичка уртача температура режимындагы суыту камералары күрсәтелде. Делегациянең визиты вакытында монда товарларны төяү һәм бушату эшләре башкарыла иде.

Аркадий Дворковичка 2014 нче елның мартында склад зоналарының һәм суыту камераларының 100 процентка тулуы турында сөйләделәр.

Ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе шулай ук сәфәрнең бер объекты булды. РФ вице-премьерын итне тикшерү зонасы кызыксындырды, анда лаборатория хезмәткәрләре эшләү принциплары һәм итне тикшерү турында сөйләделәр.

Кунаклар производство зонасында 4 цехта булдылар һәм арендага бирелә торган цехларны карадылар. Рөстәм Миңнехановка һәм Аркадий Дворковичка түбән температура режимындагы суыту камералары эшен күрсәттеләр.

ТР Президенты һәм РФ вице-премьеры сәүдә залы буйлап уздылар, фермер продукциясен сатучылар белән аралаштылар һәм сәүдәнең оешканлыгы турында белделәр, дип хәбәр итә “Казан” агросәнәгать паркы матбугат хезмәте.