Рөстәм Миңнеханов Урыссу бистәсендә газ казаннарына күчүне сентябрьгә тәмамларга чакырды

Татарстан Президенты газ казаннарына күчү коммуналь хезмәтләрнең бәясенә уңай тәэсир ясаячак, дип искәртте.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Урыссу Дәүләт район электростанциясе банкрот булды һәм тиздән юкка чыгарылачак. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республиканың Ютазы районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә шәхси җылыту системасына күчүне бу елның сентябренә тәмамларга кирәклеге турында искәртте.

“Вакыт алай күп калмады”, - дип китерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен матбугат хезмәте.

Хәзергә 3441 фатирдан 1216 гариза килгән. Бу 35 процент тәшкил итә. 142 күпфатирлы йортның 60ында тышкы газ торбалары китерелгән. 9 йортта ике контурлы мичкә монтаж эшләре алып барыла. Район җитәкчелеге катнашында, җирле халык белән көн саен җыелышлар үткәрелә.

Татарстан Президенты газ казаннарына күчү коммуналь хезмәтләрнең бәясенә уңай тәэсир ясаячагын тагын бер кат искә төшерде.

Соңгы исәп-хисапларны алализлау җылылык өчен түләү 2,2 тапкырга кимеде, дип хәбәр иткән Татарстан Республикасы беренче вице-премьеры Алексей Песошин.

“Станция банкрот, ә аның бөтен инфраструктурасы бик ташландык хәлдә. Шуңа күрә мәсьәләне шәхси җылытуга гына күчеп хәл итеп була”, - дип нәтиҗә ясаган Миңнеханов.