Президент Казан җитәкчелегенә: Башкала байрагын киләчәктә дә югары тотып баруыгызга ышанам

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшкә караганда, халык өметләре тагын да зуррак булуын билгеләп узды.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XIII сессиясе утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның 2016 елгы эшчәнлек буенча ясаган докладын мактап телгә алды, үрнәк чыгыш итеп куярлык булуын әйтте.

Президент чыгышында узган 2016 ел җиңелләрдән булмаса да, республика өчен шактый уңышлы булуын, башкалада да бик күп эш башкарылуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов бакчачылык ширкәтләре программасы әһәмиятенә тукталды. “Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр җәйге чорда бакчаларыннан киң файдалана, шушы программаны эшләтеп җибәрдек”, - диде.

Президент федераль дәрәҗәдә күп кенә проектлар туктатылганын, ә Татарстанда, шул исәптән Казанда, күп кенә проектларны саклап калуга ирешелгәнен белдерде. “Ел ахырында күп кенә объектлар өстәлде. Зоопарк буенча эшне төгәллибез. Аннан соң цирк, музейлар да безнең башкала өчен бик мөһим. Барлык мәсьәләләрне берьюлы хәл итеп булмый инде, билгеле”, - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт системасы, йорт яны территорияләре буенча эш яхшы оештырылганын билгеләп узды. “Асфальт ясап кына калмыйча, башка төзекләндерү эшләреннән тыш, кешеләр җыела ала торган башка компонентлар да, ял, спорт мәйданчыклары булырга тиеш”, - диде.

Президент фикеренчә, Казан өчен юллар кискен проблема булып тора. “Шәһәр зур булгач, транспорт та күп. Әле Универсиадага әзерләнгәндә генә аэропортка илтүче яңа асфальт юл түшәгән идек. Хәзер яңадан тәртипкә китерү өчен шактый күп акча сарыф итәргә туры килде”, - дип ул быел бу юнәлештә федераль программа да эшләячәген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов быел ишегаллары, җәмәгать киңлекләре буенча программалар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Президент игътибарны юнәлткән тагын бер кискен проблемаларның берсе – Казанда сырхауханәләр торышы. “Җитди программа кабул ителәчәк, хәзер ул карала. Эре медицина үзәкләре тәртипкә китерелде, ә бу тема калып бара. Быелдан бу программаны кертәчәкбез. Безнең иминлек үзебездән тора”, - ди ул.

“Бүген Татарстан эре донор. Без федераль округта җитештерелгән продукт күләме, салым күрсәткечләре буенча да беренче позициядә. Икътисадка максималь теләктәшлек күрсәтү мөһим бурыч. Кече бизнесны үстерү буенча яхшы программа бар. Икътисад күп сорауларны хәл итәчәк. Бүген алгарышлы үсеш территорияләре, махсус икътисади зоналар барлыкка килә. Сезгә бу нисбәттән дә көндәшле булу турында уйларга кирәк. Бу моментлар бар”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Казанда Агросәнәгать паркы төзелгәнен, сыйфатлы продуктлар сату буенча 7 мәйданчык булдырылганын искәртеп, бу эшне дәвам иттерергә кирәклеген билгеләп үтә.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрнең төрле инициативалары турында сөйләү, күрсәтү кирәклегенә басым ясады. Шулар арасыннан “Игелекле Казан” исемлесен мисалга китерде. “Бу тәҗрибәне башка территорияләргә дә таратырга кирәк”, - диде.

“Тулаем алганда, Казан тормышында яхшы нәтиҗәләр күренә, бик күп эш башкарылган. Әмма халык өметләре тагын да зуррак. Үзегезне бик текә, уңышлы дип санасагыз, бу әле алай түгел. Күпме күбрәк эшләгән саен, тагын да ныграк тырышырга кирәк булачак, чөнки кешеләр чагыштыра. Без, шулай ук, Казанның туристлар өчен кызыклы булуы, транспорт логистикасы, кунакчыллык системасы, куркынычсызлык турында да уйларга кирәк. Бу мәсьәләләр комплекслы төстә хәл ителә. Монда куәтле команда эшли. Билгеләнгән максатларга ирешә алуыгызда бернинди шик юк. Республика да, үз чиратында, куәтләп ярдәм итеп торачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Илсур Метшинның слайдларга таянып сөйләгән докладын мактап: “Чыгышны ничек әзерләргә кирәклеге буенча үрнәк итеп куярлык”, - диде.

“Без, Хөкүмәт әгъзалары да, барыбыз да башкалада яшәүчеләр. Шуңа күрә шәһәрнең ничек үсеш алуы республика йөзен күрсәтә. Башкала байрагын киләчәктә дә югары тотып барырсыз, креатив фикерләр буенча лидерлар булырсыз дип ышанам. Ә республика җитәкчелеге ярдәм итәчәк. Кимчелекләр булган урыннарны күрергә, тәнкыйтькә әзер булырга тиешбез. Депутатлар корпусы, башкарма комитет белән берлектә, бергә җигелеп эшләргә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов башкарылган эш өчен рәхмәтен белдереп, уңышлар теләде. Аннан соң Президент дәүләт бүләкләрен тапшырды.