news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Куйбышев тимер юлы башлыгы белән уртак проектлар турында фикер алышты

Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажирлар йөртүне оештыру һәм республика шәһәрләрендә вокзал комплексларын үстерү турында да сүз барды.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Тимер юллары» ААҖнең филиалы Куйбышев тимер юлы — «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Алар Куйбышев тимер юлы белән Татарстан арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук тимер юл транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажирлар йөртүне оештыру һәм республика шәһәрләрендә вокзал комплексларын үстерү турында да сүз барды.

Татарстан Президенты Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкнең тимер юл инфраструктурасын үстерүнең алга таба сәнәгать потенциалын үстерү факторларының берсе булуын искәртте.

Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100