news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин белән Турчак татарстанлыларның наказларын үтәү турында сөйләште

Алар „Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләрен, партия проектларын гамәлгә кую һәм гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләрен тикшерделәр. Әлеге наказларны „Бердәм Россия“леләр узган сайлау кампаниясе кысаларында җыйган иде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Фәрит Мөхәммәтшин белән Андрей Турчак «Бердәм Россия»нең татарстанлылардан җыйган наказларын үтәү буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Советы вице-спикеры, партиянең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак белән очрашу уздырды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 «Парламенттагылар „Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләрен, партия проектларын гамәлгә кую һәм гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләрен тикшерделәр. Әлеге наказларны „Бердәм Россия“леләр узган сайлау кампаниясе кысаларында җыйган иде», — диелә хәбәрдә.

Очрашуда шулай ук «Бердәм Россия» Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин да катнашты.

Андрей Турчак Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән килгән иде. «Бердәм Россия»нең Генераль Советы Секретаре республикага партиянең Татарстан бүлеге конференциясендә катнашу өчен килде. Чара бүген Казанда узды.

Андрей Турчак «Бердәм Россия»нең Цифрлы компетенцияләр үсеше федераль үзәге эше белән танышырга һәм Казанның 131 нче лицеенда булырга планлаштыра. Партия конференциясе тәмамланганнан соң, Андрей Турчак студентларга ел саен бирелә торган «Ел студенты –2021» премиясен тапшыру тантанасында катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100