news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга: Илебез өчен күп нәрсә эшләрсез дип ышанам

Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга:  Илебез өчен күп нәрсә эшләрсез дип ышанам
tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына яңа вазифада «ышанып эшләвен» теләде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләде.

«Сезнең тәҗрибәгез бик зур, сез — югары дәрәҗәдәге белгеч. Татарстанда башкарган эшләрегез өчен рәхмәт. Илебез өчен күп нәрсә эшләрсез дип ышанам. Бүген Россия Президенты Владимир Путин җитди бурычлар куя, аларны хәл итә алырлык профессионаллар кирәк. Без сезгә ышаныч белән эшләргә телибез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Фәйзуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

Фәрит Хәнифов Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә игълан ителде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100