news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның иң яхшы студентына дөньяның иң яхшы вузына юллама бүләк итә

ТР Президенты «Татарстан Республикасы студенты-2019 » премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың иң яхшы студентларын бүләкләү тантанасында катнашачак. Аларның берсенә ул Гран-при тапшыра, ул дөньяның теләсә кайсы вузына укырга керү мөмкинлеге бирә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты «Татарстан Республикасы ел студенты» унбишенче конкурсында катнашачак. Рөстәм Миңнеханов төп бүләкне тапшырачак, ул җиңүчегә дөньяның теләсә кайсы югары уку йортын сайлау мөмкинлеге бирә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республика премиясенең финалы Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Тантаналы чараны Россия артисты һәм юмористы, «Камызяк крае җыелмасы» КВН командасы әгъзасы Денис Дорохов алып барачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләвенчә, ел саен абруйлы премиядә 5 меңгә якын студент катнаша, шуларның 300енә номинация бирелә. Бу юбилей елында республиканың алты шәһәрендәге 25 югары уку йортыннан 301 гариза бирелгән. 18 номинация билгеләнгән.

«Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясе — югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында конкурс һәм мәгариф проекты. Ул Татарстанда 2005 елдан бирле уздырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100