news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Фәрит Хәнифовны Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләде

РФ Премьер-министры Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп билгеләде.

Миңнеханов Фәрит Хәнифовны Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләде
minstroy.tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Хәнифовны Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан ителде.

«Барыгызга да эш өчен рәхмәт, мин ерак китмим, чөнки безнең алда торган барлык бурычлар бергә үтәләчәк», — диде Ирек Фәйзуллин үзенең саубуллашу сүзендә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ирек Фәйзуллин Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасын биләде. Бу боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Фәрит Хәнифов «Авыл хуҗалыгы төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының гади прорабыннан алып Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгының беренче урынбасарына кадәр хезмәт баскычыннан күтәрелгән.

2017 елның февраленнән Хәнифов «Главгосэкспертиза России» ФАУның Казан филиалы җитәкчесе вазифасын биләгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100