ТР Президенты катнашында “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының быелгы лауреатларын хөрмәтләү тантанасы булды

Быелгы 82 лауреатның 20се җиңүче буларак 9 номинациядә бүләкләнде

 (Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы җитәкчелеге – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. җитәкчеләр, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар башлыклары катнашында “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының быелгы лауреатларын хөрмәтләү тантанасы булды.

Президент Рөстәм Миңнеханов, барыбызны да ел тәмамлану белән котлыйм, дип сүз алды. Республиканың узып барган елдагы социаль-икътисади казанышларын барлап, тулаем төбәк продукты 1,5 трлн сум булды – бу барлык тармакларның, биредәге җитәкчеләрнең хезмәт коллективларының олы хезмәте җимеше, шундый нәтиҗәләр һәм якынлашып килгән Яңа ел белән котлыйм, диде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Хөкүмәте башлыгы И.Халиков исә елның иң мөһим вакыйгаларын барлап, Универсиадага әзерлек эшләре һәм аны уздыру, Татарстан нефтен суырта башлауга 70 ел тулуны билгеләп үтте, республика сәнәгате предприятиеләре җитештергән продукция күләмен Россия Федерациясе масштабында шәрехләде.

ТР Президентының 2002 елның 26 февралендагы 121 нче Указы белән гамәлгә куелып, ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелгән еллык “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының 82 лауреаты арасыннан бүген 20се, көндәшлеккә сәләтлелек, актив инвестицион эшчәнлек, инновацион эшчәнлектәге казанышлар, югары социаль җаваплылык, кадрлар потенциалы актив үсеше, производствода экологик куркынычсызлык, кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән, хезмәттә куркынычсыз һәм сәламәт шартлар формалаштырган өчен, барлыгы 9 номинациядә җиңүче буларак “Руководитель года” алтын күкрәк билгесе һәм диплом белән бүләкләнде. ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков кулларыннан көтеп алган бүләкне кабул итеп алучылар үзләре үк тә хезмәтләренә югары бәя бирелгәнгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар арасында “Татнефть” ААҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимов, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, “Казаньоргсинтез” ААҖ генераль директоры Фәрид Миннегулов, Казан каласы Башкарма комитетының “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җаббарова һ.б. бар.


Тагын ике шәхес – “Таиф” ААҖ генераль директорының “Нижнекамскнефтехим” ААҖ идарәсе һәм стратегик үсеше буенча урынбасары Владимир Бусыгин һәм “Татнефть” ААҖ директорлар Советы рәисе киңәшчесе  Шәфәгать Тәхәүтдинов та шушы тантанада ТР Президенты Указы белән бирелгән бүләкләренә ия булды: беренчесе нефть химиясе өлкәсендәге хезмәтләре “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бәяләнде, икенчесенә физик культура үсешендәге хезмәтләре һәм шәхси өлеше өчен “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” исеме бирелде. Президент Рөстәм Миңнеханов аларны, зур канәгатьлек белән, үзе тапшырды.

Татарстан Республикасындагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча зур өлеш керткән предприятиеләр җитәкчеләренә шушы тантанада ”Книга благотворителей” китабының IV томы, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Спас, Яшел Үзән, Алексеевск, Чистай, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск районнары хакимиятләре башлыклары, төрле предприятие һәм дәүләт органнары җитәкчеләре бар.

ТР Дәүләт киңәшчесе һәм әлеге фондның попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, республикада икътисади-социаль үсеш, башка төбәкләрдәгедән аермалы буларак, бәхеткә, рухи үсеш белән бергә бара. “Эш чын күңелдән һәм күңел өчен, рух өчен дип башкарыла, сезгә шуның өчен рәхмәт. Аллаһы Тәгалә иминлек бирсен, уңышлар насыйп итсен, ә эшләсәк – барысы да була”, - дип ул фикерен йомгаклады, алга таба да башлаган эш уңышлы дәвам иттерелеренә өмет баглады.

Соңыннан кунакларга мәдәни программа тәкъдим ителде.