ТР Президенты Чүпрәле, Сарман һәм Тәтеш районнары чикләре турындагы законнарга кул куйды

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Чүпрәле муниципаль районы территориясенә үзгәрешләр кертү һәм “Чүпрәле муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында”, “Сарман муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” һәм “Тәтеш муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
Федераль законнар таләбе нигезендә, Чүпрәле, Сарман һәм Тәтеш районнары составына керүче һәр поселениенең территорияләре чикләренең картографик тасвирламасын билгели, шулай ук поселениеләрнең чикләренә төгәллек кертә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.