РФ Президенты Казанда узачак Универсиада хакындагы Указга кул куйды

Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведев “2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүгә әзерлек турында”гы Указга кул куйды.
Указның тексты РФ Президентының рәсми сайтында урнаштырылган:
“2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүгә әзерлек максатыннан карар бирәм:
1.Россия Федерациясе Хөкүмәтенә:
а) Россия студентлар спорт берлеге катнашында 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетын төзү;
б) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, шулай ук Россия студентлар спорт берлеге катнашында Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча чаралар эшләү һәм гамәлгә ашыру;
в) федераль бюджеттан ассигнованиеләр хисабына финанс ягыннан тәэмин итеп, Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү һәм аны үткәрү өчен кирәкле Россия Федерациясе дәүләт милкендәге капиталь төзелеш объектлары исемлеген билгеләү;
г) Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүгә әзерлекне, шул исәптән студентлар спортын үстерүдәге актуаль проблемаларны гаммәви мәгълүмат чараларында яктыруга ярдәм күрсәтү.
2. Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү һәм аны үткәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруда катнашырга тәкъдим итү.
3. Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә”.