Д.Медведев: “Өстенлекле илкүләм проектлар тулы күләмдә гамәлгә ашырылырга тиеш”

РФ Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак мәсьәләсен чираттагы Җиңү бәйрәменә кадәр хәл итү ниятен раслады.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Кремльдә өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм демографик сәясәт буенча Совет утырышы ачылды. Утырышны Россия Президенты Дмитрий Медведев ачты.
“Дөнья кризисы булуга карамастан, өстенлекле илкүләм проектлар тулы күләмдә гамәлгә куелырга тиеш, - дип белдерде ул. – Хөкүмәт бөтен проектларны тулы күләмдә финансларга тиеш. Өстенлекле илкүләм проектлар илнең социаль үсешендә зур роль уйный һәм нәтиҗәле булуларын исбатлады”.
Дәүләт башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак мәсьәләсен чираттагы Җиңү бәйрәменә кадәр хәл итү ниятен раслады. “Без бу мәсьәләне хәл итеп бетерәбез дип әйткән идек инде, - искә төшереп үтте ул. - Моны бернинди кыенлыкларга да карамыйча эшләргә кирәк”.
Базарда үзебездә җитештерелгән продукция өлеше арту – агросәнәгать комплексында өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе дип ышана Д.Медведев. Россия Президенты 2008 елда программаны гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясап, быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү үсеше 9 процент тирәсе тәшкил итә, дип ассызыклады. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә яңа технологияләр кертелә, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу өлеше һәм минераль ашламалар җитештерү артты.
Президент: “Дәүләт ярдәме тулы күләмдә дәвам ителәчәк – сүз субсидияләр, сатып алу һәм тауар интервенцияләре, таможня-тарифн көйләве, салым салуны оптимальләштерү турында бара”, - дип ассызыклады. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредитлар бирүгә килгәндә, Дмитрий Медведев процент ставкаларын субсидия белән кайтаруны 80 процентка кадәр җиткерү турында карар кабул ителде, дип искә төшерде. Ул Хөкүмәт игътибарын дәүләт ярдәменнән тыш, авылларда кече бизнес һәм базар механизмнарын үстерергә кирәклегенә җәлеп итте.
“Авыл хуҗалыгында проблемалар уңышларга караганда азрак түгел, - дип дәвам итте Президент. – Алар җитештерү һәм социаль өлкәләрдә яхшы билгеле. Авылларны газлаштыруны тизләтергә, юллар төзергә, инфраструктура һәм социаль өлкәне үстерергә, авылда бөтен тормышны модернизацияләү белән шөгыльләнергә кирәк”.
Утырышта 2009-2011 елларда бөтен өстенлекле илкүләм проектларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар, дип хәбәр итә Vesti.ru.

РФ Президенты кризиска карамастан, өстенлекле илкүләм проектлар тулы күләмдә гамәлгә куелырга тиеш, дип белдерде.