В.Путин Д.Медведевның ана капиталын куллану өчен хокук базасы булдыру эшен “бишле”гә бәяләде

В.Путин Д.Медведевның ана капиталын куллану өчен хокук базасы булдыру эшен “бишле”гә бәяләде

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин беренче вице-премьер Дмитрий Медведевның ана капиталын куллану өчен хокук базасы булдыру эшен “бишле”гә бәяләде.

Дәүләт башлыгы белән үткәрелгән киңәшмәдә Д.Медведев билгеләп үткәнчә, “узган атнада торакка (бу атнада – мәгарифкә) ана капиталы акчаларын тотуның махсус кагыйдәләре имзаланган”. Беренче вице-премьер сүзләренә караганда, ана капиталын “белем бирүнең барлык төрләренә – мәктәпкәчә, мәктәп, урта, югары – сарыф итәргә мөмкин булачак”.

“Шул рәвешчә, норматив база тулысынча, шул исәптән закон актлары дәрәҗәсендә дә формалаштырылды”, - диде ул.

Владимир Путин моны “бишле”гә бәяләде, дип хәбәр итә АМИ-ТАСС.