Рөстәм Миңнеханов: “Боз сарайларының эшләү нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк”

Рөстәм Миңнеханов: “Боз сарайларының эшләү нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк”

(Казан,24 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән ТР Министрлар Кабинеты президиумы утырышы боз сарайлары белән идарә итү һәм алардан файдалануны камилләштерүгә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, Татарстанда яңа ябык боз сарайлары тиз төзелүне билгеләп үтте. Бүгенге көндә ТРда 24 шугалаклы 22 боз сарае бар. Тиздән тагын 4 шундый ук учреждение файдалануга тапшырылачак. Боз сарайлары “Татнефть” ААҖ акчаларына, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе программасы буенча республика һәм федераль бюджеттан тигез финанслану шартларында төзелә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге программа буенча Татарстан федераль бюджеттан сарайлар төзү өчен 445 миллион сумнан артык акча алынган инде.

Тик, Хөкүмәт башлыны билгеләп үткәнчә, булган боз сарайларыннан файдалану нәтиҗәлелеге һәм аларның эшләү системасы мактанырлык түгел.

Доклад белән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев чыгыш ясады. Яңа боз сарайларын файдалануга тапшырганнан соң хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнүчеләр саны сизелерлек артачак. “Шул ук вакытта спортның шорттрек һәм керлинг кебек Олимпия төрләре белән шөгыльләнүчеләр юк диярлек”. Министр сүзләренчә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Финанс министрлыклары һәм “Татнефть” ААҖ арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен финанслау турында өч яклы килешүгә кул куелган.

Марат Бариев сүзләренә караганда, бүгенге көндә булган боз сарайларын төзү тизлеге 2010 елга халыкның боз корылмалары белән тәэмин ителеш күрсәткечен 100 мең кешегә 1 ябык шугалакка җиткерүгә мөмкинлек бирәчәк. Тик, Марат Бариев сүзләренчә, әлеге сарайларда квалификацияле тренерларга кытлык зур. Хәзерге вакытта, республика буенча тулаем алганда 150ләп тренер һәм методист җитми.

Бүгенге көндә Татарстан боз сарайларында хуҗалык итүнең төрле формалары яшәп килә. “Спорт сарайларын урнаштыруның территориаль тигезсезлеге дә хас күренеш, - дип билгеләп үтте Марат Бариев. – Сарайлар республиканың көньяк-көнчыгышында күп, ә төньягында һәм Идел аръягында – аз”.

Ябык боз корылмаларын файдалануда икътисади механизмнар начар файдаланыла. Нәтиҗәдә сарайлар бюджетында үз табышлары өлеше 2 проценттан 20 процентка кадәр тәшкил итә. Шуңа күрә хәзер шугалакларны бюджеттан финансланудан хезмәт күрсәтүгә дәүләт заказы формалаштыруга күчү бурычы куела. Сарайларны автономияле учреждениеләр формасын күчерү иң оптималь чишелеш булыр иде.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта автономияле учреждениеләр өчен коммуналь хезмәтләргә тарифларның бюджет учреждениеләренә караганда югарырак булуга игътибарны юнәлтте. “Автономияле учреждениеләр өчен коммуналь хезмәтләргә тарифларны бюджет учреждениеләренекенә тигезләргә кирәк. Бу яңа төзелүче барлык автономияле учреждениеләр өчен дә мөһим, - дип белдерде Премьер-министр. – Республика энергетика комплексына тиешле йөкләмә бирергә кирәк, чөнки автономияле учреждениеләр социаль функцияләр үти бит”.

Хөкүмәт башлыгы Марат Бариевның боз сарайларын төзү һәм алардан файдалану буенча аерым ведомство булдыру турындагы тәкъдимен хупламады. “Мин мондый ведомство булдыруга ихтыяҗ күрмим, - дип белдерде Премьер-министр. – Төзелеш өчен техник бурычларын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы формалаштырырга, төзү эшләрен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башкарырга тиеш. Ә хезмәт күрсәтүче компанияне тендер буенча сайлап алырга кирәк”.

Рөстәм Миңнеханов ТРның үзләрендә ябык шугалаклар булмаган районнарда яшәүчеләргә республиканың башка районнарында шөгыльләнү мөмкинлеге белән тәэмин итәргә өндәде. “Дискриминация булмасын өчен күрше районда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүгә дәүләт заказы булдырырга, тиешле финанслау белән тәэмин итәргә кирәк һәм шул вакытта аларга беркем дә каршы килмәячәк”, - дип ышана Премьер-министр.

Ябык шугалакларын тренерлар белән тәэмин итү өчен Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан белем бирү учреждениеләрендә тренерлар әзерләүне оештырырга йөкләде. “Тренерлар әзерләү белән Хоккей федерациясе генә шөгыльләнергә тиеш түгел – бу уртак эш”, - дип саның Хөкүмәт башлыгы.

“Сарайлар төзегән вакытта ук тренерлар чакыру, аларны хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин итү турында кайгырту зарур, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моны башта ук финанслауда билгеләргә кирәк. Алайса иң элек 6-7 миллион долларга сарайлар төзибез, соңыннан тренерлар таба алмыйбыз”.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ябык боз ареналары универсаль булырга тиеш. “Боз сарае районның спорт үзәге генә түгел, ә мәдәни үзәгенә дә әверелергә тиеш, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. – Боз сарайларын төрле юнәлешләрдә файдаланыгыз”.

Утырыш барышында биредә катнашучылар Чаллы, Актаныш, Казан вәкилләре докладларын тыңлап узды. Премьер-министр кайбер боз ареналарының эш тәҗрибәсен бөтен республикага җәелдерергә кирәк дигән теләк белдерде.