^Республиканың Әтнә районына 15 ел

^Республиканың Әтнә районына 15 ел

(Олы Әтнә, 24 декабрь, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). Бүген Татарстанның Әтнә районы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Төп тантана чаралары район үзәге - Олы Әтнә авылында үтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтнәлеләрнең бәйрәмендә мәртәбәле кунак булды.

Җирле мәдәни-спорт комплексында узган тантаналы җыелышта Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә халкын котлады. Ул Президенты Минтимер шәймиев исеменнән Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовка рәхмәт хаты тапшырды. Аерым алганда, парламент җитәкчесе районның 15 еллыгы тарихи гаделлек билгесе, диде, чөнки Әтнә районы XX гасырның 60нчы елларына кадәр булган. ТР Дәүләт Советы рәисе ассызыклаганча, үз вакытында Арча районы составында булып, Әтнәгә финанс ягыннан да, социаль планда да тиешле игътибар күрсәтелмәде. Ләкин мөстәкыйль административ берәмлек булып алгач, район яхшы якка үзгәрде.

Район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов үз чыгышында әле күптән түгел генә Әтнә икътисади һәм социаль планда авыр хәлдә иде, дип билгеләп үтте. Әмма район статусы алгач, районда асфальт юллар барлыкка килде, авыллар газлаштырылды, яңа балалар бакчалары, төрле административ биналар ачылды.

Җыелыштан соң журналистлар белән әңгәмә вакытында, Фәрит Мөхәммәтшин: “Әтнәлеләрнең татар мәдәнияте, традицияләре һәм телен саклау бурычына тулы хокук бар”, - дип билгеләп узды. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, район халкы тырыш һәм якын киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа программалар һәм яңа фикерләрне гамәлләштерү өчен мәйданчык булырга мөмкин. Җирле үзидарә шартларында да әтнәлеләр һичшиксез уңышларга ирешәчәк, диде ул. Юбиляр районга республика җитәкчелегеннән яңа тарктор тапшырылды.

Тантаналы чараларда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.