news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов композитор София Гобәйдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Президенты София Гобәйдуллинага сәламәтлек, мавыктыргыч иҗатының бетмәс-төкәнмәс шатлыгы һәм уйлаганнары гамәлгә ашырылуын теләде.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор София Гобәйдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. 

«Язмышның тиңдәшсез таланты һәм музыкага фидакяр хезмәт итүе, туктаусыз иҗади эзләнүләр, бары тик сәнгать һәм музыка гына кешенең җанын тынычландырырга, бу дөньяны берләштерергә һәм коткарып калырга сәләтле икәненә тирән ышану — Сезнең уникаль, күпкырлы шәхес икәнлегезне исбатлый», диелгән котлауда.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, музыка сөючеләр Гобәйдуллинаның чиге булмаган һәм «универсум һәм галәм мәхәббәте, чор тавышы һәм ирекле рух яңгыраган югары дәрәҗәдәге сәнгатенә сокланудан туктамыйлар». 

«Сезгә һәм Сезнең искиткеч талантыгызга, чын гүзәллекне ишетә, тоя белү һәм музыкада аның күпкырлылыгын чагылдыра белүегезгә озак гомер телибез», — дип китерә республика җитәкчесенең сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты София Гобәйдуллинага сәламәтлек, мавыктыргыч иҗатының бетмәс-төкәнмәс шатлыгын күрүне һәм уйлаганнары гамәлгә ашырылуын теләде.

«Без Сезне тирән ихтирам итәбез, Сезнең белән ихлас горурланабыз — безнең күренекле якташыбыз булуыгызга, кече ватанны онытмавыгызга шатланабыз. Сезнең әсәрләрегез, сезнең Татарстанга килүегез — бик зур бүләк һәм безнең өчен зур шатлык», — диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында София Гобәйдуллинаның Te salutant, Sofia юбилей авторлык концерты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100