Рөстәм Миңнеханов "Минем бизнес" форумында катнашачак

Бүген көннең икенче яртысында «Татнефть Арена» боз сараенда «Минем бизнес» иң зур бушлай эшмәкәрлек форумы ачыла.
(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында берничә киңәшмә уздырачак, шулай ук «Минем бизнес» эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча форум-интенсив эшендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га Президентның матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.Иртән Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын үткәрергә планлаштыра. Анда компания эшенең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алышу көтелә. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президентының эш графигында - кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышы. Утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән, аларның беренчесе 2019 елның 9 аенда Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган.Көннең икенче яртысында «Татнефть Арена» боз сараенда «Минем бизнес» иң зур бушлай эшмәкәрлек форумы ачыла. Форум эшендә Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырылган.