Univation Technologies компаниясе катализаторлар җитештерүдә "Алабуга” МИЗын күзаллый

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга эш сәфәре кысаларында Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән очрашты.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга (АКШ, Техас штаты) эш сәфәре кысаларында Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Хьюстонда Univation Technologies компаниясенең штаб-квартирасында узды.

Яклар алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, аерым алганда, Univation Technologies компаниясе һәм “Казаноргсинтез” ГАҖ арасында озак сроклы стратегик хезмәттәшлек турында бүген имзаланган килешү кысаларында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Univation Technologies – республиканың күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Univation Technologies компаниясенең “Казаноргсинтез” предприятиесе белән проектлары Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан тулысынча хупланачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул Татарстанда Univation Technologies компаниясенең катализаторлар җитештерүен ачу мөмкинлеген җентекләп карарга тәкъдим итте, бу да бүгенге килешүдә билгеләнгән. Җитештерүне урнаштыру мәйданчыкларының берсе итеп “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясе күзаллана – монда инвесторлар өчен салым преференцияләре һәм барлык шартлар булдырылган.

Махсус икътисади зонаның барлык мөмкинлекләре турында “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде.

Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли бу мәсьәлә буенча махсус эш төркеме төзергә тәкъдим итте.

“Тирәнрәк интеграция безгә озак сроклы хезмәттәшлек турында сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Җитештерү булу мәсьәләсе – бу киләчәгебезгә өмет дигән сүз, инвестицион проектлар һәрвакыт кыйммәтле була, бу хезмәттәшлек ике як өчен дә кирәк”.