Татарстан Премьер-министры «Россия зовёт!» ВТБ Капитал Инвестицион форумында катнашты

Чараның пленар өлешендә Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә килде. Биредә ул ел саен уздырыла торган «Россия зовёт!» IX ВТБ Капитал Инвестицион форумында катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум Россия икътисадына портфель һәм стратегик инвестицияләрне җәлеп итү буенча әйдәп баручы чаралардан санала һәм Россия эшмәкәрлеге белән халыкара инвесторларының үзара нәтиҗәле бәйләнешен тәэмин итә. Форум эшендә дөньяның 60 иленнән 2000 делегат катнаша.

Чараның пленар өлешендә Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Дәүләт башлыгы белдерүенчә, дүрт квартал рәттән эчке тулай продуктның күләме арта. Сәнәгатьтә җитештерү үсеше өч квартал эчендә 1,8 процентны тәшкил иткән, автосәнәгать, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате, электр җиһазлары чыгару кебек өлкәләр дә нәтиҗәле.

Россия Президенты сүзләренчә, Россия икътисадына өстәмә динамика бирергә, аның нәтиҗәлеген арттырырга кирәк. Иң беренче чиратта, бу җитештерүне модернизацияләү һәм заманча технологияле яңа сәнәгать объектларын ачу хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Шулай ук квалификацияле кадрлар әзерләү буенча да максатчан эш алып барыла.