Рөстәм Миңнеханов Төркиядәге җир тетрәү уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде

“Без җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнар һәм йорт-җирсез калганнарның барысының да тирән кайгысын уртаклашабыз”, - диелә кайгы уртаклашу текстында

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ван привинциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә күпләгән кешеләрнең һәлак булуына бәйле рәвештә Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл һәм Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татарстан Республикасы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Төркия Республикасында булган табигый бәла-каза уңаеннан чын йөрәктән чыккан кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Ван провинциясендә булган, күпләгән кешеләрнең үлеменә китергән көчле җир тетрәү турындагы хәбәр татарстанлыларның йөрәген яралады. Бу – гаять зур фаҗига һәм ил икътисады өчен әйтеп бетермәслек югалту. Без җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнар һәм йорт-җирсез калганнарның барысының да тирән кайгысын уртаклашабыз”, - диелә Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл исеменә юлланган телеграммада.