Казан студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

Ярышлар киләсе елның сентябрендә узачак

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). 2012 елның сентябрендә Казанда студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге мөһим халыкара чараны уздыру белән бәйле мәсьәләләр бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара ишкәкләрдә ишү спорты федерациясе (FISA) башкаручы директоры Мэтт Смит белән очрашуында күтәрелде. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “2013 ел Универсиадасы дирекциясе” автоном-коммерцияле булмаган оешмасы директоры Владимир Леонов, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, һ.б. катнашты.
Очрашуда 2012 елның сентябрендә Казанда студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты уздыру хакындагы карарга киленде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Лондон Олимпиадасыннан соң ук узачак бу ярышларда планетаның иң яхшы спортчылары катнаша алачак. Якын араларда ярышларны оештыру комитеты формалаштырылачак.
Казан Кремлендә үткән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мэтт Смитка Татарстанда академик ишү спортының үсеше, республика башкаласының 2013 елгы Универсиаданы уздыруга әзерлеге хакында мәгълүмат бирде.
Билгеле булганча, академик ишү өстәмә спорт төре буларак Казан Универсиадасы программасына кертелгән. Ярышлар Ауропадагы иң заманча комплексларның берсе булган Ишкәкләрдә ишү үзәгендә узачак.