news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды

Татарстан Президенты Россия Федерациясе Федераль җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең региональ исемлеге башында торды.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов депутат мандатыннан баш тартырга булган. Ул Россия Федерациясе Федераль җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең региональ исемлеге башында торды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды», — дип хәбәр итте республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча, парламентның түбән палатасы сайлауларында Татарстанда «Бердәм Россия» 79,01 процент тавыш җыйды. Россия Федерациясе коммунистлар партиясе өчен 9,64 процент сайлаучы тавыш бирде, ЛДПР — 2,82 процент, «Гадел Россия — Дөреслек өчен» — 2,69 процент, «Россия Коммунистлары» — 1,33 процент, «Яңа кешеләр» 1,01 процент тавыш җыйды.

Бер мандатлы алты округта Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре — Илья Вольфсон, Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров һәм Марат Нуриевлар җиңде.

Актив сайлаучы хокукына Татарстанда 2,9 миллион кеше ия. Дәүләт Думасына сайлауларда халыкның 78,92 проценты катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100