Миңнеханов һәм Шәймиев «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен карады

«Татар китабының глобаль дөньясы» экспозициясе Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен карады.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татар китабының глобаль дөньясы» экспозициясе Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Күргәзмәнең һәр бүлеге татар китабын халыкара абруй, глобаль бәйләнешләр һәм эчке күптөрлелек ягыннан тасвирлый. Монда мэппинг, пространство инсталляцияләре, радиотрансляцияләрдән аудиоөзекләр кебек яңа күргәзмә форматлары тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев сирәк экспонатлар белән танышты, күргәзмәнең эчтәлегенә һәм бизәлешенә бәя бирде.