news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Татарлар һәрвакытта да бүтән милләтләр белән дус булып яши белделәр

Вице-премьер, Милли шура рәисе Юлламаның милли телләр, мәдәнияткә кагылышлы өлешеннән бик канәгать булуын белдерде.

Васил Шәйхразиев: Татарлар һәрвакытта да бүтән милләтләр белән дус булып яши белделәр
архив/Илнар Төхбәтов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, татарлар һәрвакытта да бүтән милләтләр белән дус булып яши белделәр. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң әйтте.

«Без, татарлар, һәрвакытта да бүтән милләтләр белән дус булып яши белдек. Ул Татарстанда да, бөтен өлкәләрдә дә шулай. Безнең якта башкорт та, чуваш та, мордва да — барысы да бер төрле фикер йөртеп, алга барабыз», — диде Васил Шәйхразиев.

Ул Юлламаның милли телләр, мәдәнияткә кагылышлы өлешеннән бик канәгать булуын белдерде. «Әгәр тарихка кире кайтсак, 2018 елда Президент Дәүләт Советына Юллама белән чыкканда, Бөтендөнья татар конгрессына татар халкының үсеш стратегиясен кабул итәргә дигән бурыч куйды. Ике ел эчендә без аны халык белән бергә язып, быел 29 августта Милләт җыенында кабул иттек», — диде.

Вице-премьер Татарстанда яшәүче милләтләрнең үсеше буенча дәүләт программасы булуын да искәртте. «Аны күптән түгел генә кабул иттек, 2030 елга кадәр дәүләт күләмендә 1 млрд сумнан артык акча биреләчәк. Шуңа күрә әйтәсем килә: Президент һәрвакытта татар гына дип түгел, бөтен милләтләр өчен җан атып йөри. Алар өчен бергә эшләп, һәрбер милләт үз телен саклап калырга тиеш, чөнки телсез милләт була алмый», — диде.

Васил Шәйхразиев киләсе ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы буларак игълан ителүен искәртте. Быел ТАССРның 100 еллыгын үткәргәндә дә, бу темаларга һәрвакытта да күп кагылыш булганын билгеләп узды. «Без татар өчен генә түгел, бүтән милләтләр өчен дә кайгырып, аларны берләштерү, телләрен саклап калу буенча эш алып барабыз. Һәр 173 милләт безнең Татарстанда бердәм, дус, туганнар кебек кулга-кул тотынып эшлиләр, без аларның һәрберсенә дә бик рәхмәтле», — диде.

Милли шура рәисе фикеренчә, берләшкән милләт ул һәрвакытта да дус була. Нәтиҗәдә, бу республиканы икътисади, сәяси яктан тагын да алга үстерәчәк. «Туган телләр елы ул — бәйрәм генә түгел, монда төпле эш булачак. Күрше республикалар белән үзебезне тагын да якынайтачакбыз», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100