news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Пандемия җәмгыятьне берләштерде

«Медицина хезмәткәрләре җилкәсенә күп эш төште. Алар авыру тиз таралуга киртә кую өчен тырышты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты: Пандемия җәмгыятьне берләштерде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу белән бәйле пандемия җәмгыятьне берләштерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Коронавирусны бергә җиңәбез. Икътисад, социаль өлкә, кешелек мөнәсәбәтләре ныклыкка сыналды», — диде Президент. Ул медицина хезмәткәрләре җилкәсенә күп эш төшкәнен ассызыклады. «Алар авыру тиз таралуга киртә кую өчен тырышты», — диде. Ул ятак урыннар әзерләнгәнен, медицина учреждениеләре барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгәнен билгеләп узды.

«Йөз көн эчендә Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелде, җиһазландырылды. Чаллыда Йогышлы авырулар хастаханәсе корпусы файдалануга кертелде», — диде. Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре ярдәме белән шәхси саклану чаралары, антисептиклар, бактерицид нурланыш җиһазлары белән тәэминат оештырылганын әйтте. «Без чир таралу куркынычларын бетерә алдык», — диде.

Президент залга алдынгы сафларда булган медицина хезмәткәрләре, Роспотребнадзор вәкилләре чакырылганын билгеләп узды. Медицина хезмәткәрләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәткән оешма, компанияләрне санап узды.

 «Әйдәп баручы оешмалар эше өчен шартлар тудырылды. Социаль өлкә, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы, ашыгыч хезмәтләр бер көнгә дә эшен туктатмады. Кабул ителгән чаралар предприятие коллективларын саклап калды. Авырлыкларга карамастан, пандемия җәмгыятьне берләштерде. Мохтаҗларга волонтерлар, бизнес-берләшмәләр ярдәм кулы сузды», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте роле зур булганын искәртте.

Татарстан Президенты утырышка республика үсешенә саллы өлеш керткән кешеләр чакырылганын билгеләп узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100