Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итү — актуаль бурыч
«Киләсе елга Сәламәтлек саклау министрлыгына 400 гә якын табиб җәлеп итү кирәк. Барлыгы 2 меңнән артык хезмәткәр кирәк», — диде Президент.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итү — элеккечә актуаль бурыч. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында билгеләп узды.
«Киләсе елга Сәламәтлек саклау министрлыгына 400 гә якын табиб җәлеп итү кирәк. Барлыгы 2 меңнән артык хезмәткәр кирәк», — диде Президент.
«Соңгы елларда республикада сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. Сигез елда беренчел звенода барлык сырхауханәләр тәртипкә китерелде. 500 дән артык ФАП төзелде, 1400 ФАП төзекләндерелде. Ашыгыч медицина ярдәме паркы тулысынча яңартылды. Югары технологияле медицина ярдәме үсешенә саллы акчалар кертелде», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул беренчел звеноның матди-техник базасын яхшырту бурычы дәвам иттерелүен әйтте. Балалар онкологиясе үзәге, Республика онкодиспансерының Чаллыда һәм Әлмәттә филиаллары, Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе хирургия корпусы, Казанда офтальмология хастаханәсе төзелеше һәм башка объектлар сафка басачагын искәртте.
Президент медицина тармагын цифрлаштыру әһәмиятенә басым ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз