Рөстәм Миңнеханов халык санын алуны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

«Бөтен Россия күләмендә халык санын алу киләсе елда мөһим вакыйгаларының берсе булачак», — диде Президент.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык санын алуны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта ул республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Бөтен Россия күләмендә халык санын алу киләсе елда мөһим вакыйгаларының берсе булачак. Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле аңлату эшләре алып барып, бу эштә җәмәгатьчелекнең актив катнашуын тәэмин итеп, аны иң югары дәрәҗәдә оештыруны йөклим», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре икътисад, демография, социаль өлкәдә стратегик планлаштыру өчен генә түгел, һәр милләт өчен дә бик мөһим булуын ассызыклады.