Рөстәм Миңнеханов Чаллы ТЭЦын модернизацияләү программасына кертергә кушты

Икътисад үсеше өстәмә эффектив энергетика куатләрен таләп итә, дип искәртте Татарстан Президенты.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә Чаллы ТЭЦын модернизацияләүне федераль программага кертү мәсьәләсен «Татэнерго» белән бергә эшләргә кушты. Бу хакта ул республика Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Чаллы ТЭЦ буенча мәсьәлә актуаль булып кала. Хөкүмәткә „Татэнерго“ белән бергә әлеге объектны федераль программага кертү мәсьәләсен эшләп бетерергә кушам», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов икътисадны үстерү өчен өстәмә энергетик егәрлекләр таләп иткәнлеген әйтте. «Федераль модернизация программасына гомуми егәрлеге 1,4 ГВт булган биш станция кертелгән. Алар арасында Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча 850 МВтка исәпләнгән эре проект бар», — диде ул.