Миңнеханов: Халык белән проектлар буенча фикер алышу социаль объектларны уңышлы итә

Татарстанда җәмәгать киңлекләрен булдыру Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында дәвам итәчәк.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада проектлары халык белән фикер алышуга чыгарылган социаль һәм мәдәни объектлар иң уңышлылары була. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Проектларны гамәлгә ашырганда халык фикерен исәпкә алырга, бергәләп эшләргә кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый проектлар иң уңышлысы була. Татарстан халкы парклар һәм яр буйлары, мәйданнар һәм бульварлар турында фикер алышуда актив катнашты. Һәм без бу объектларның республика халкы һәм кунаклары арасында бик популяр булуын күрәбез, алар безнең визит карточкабызга әйләнә. Һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез», - диде ул.

Президент күптән түгел Казансу елгасын төзекләндерү стратегиясе расланганын искә төшерде, аның проектына 30 километр яр буе һәм 3 мең гектардан артык мәйданлы 12 парк керә.

«Якындагы елларда без республиканың 6,5 меңнән артык йорт ишегалдын тәртипкә китерәчәкбез. Агымдагы елга план - 1 меңнән артык ишегалды», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул төзекләндерелгән ишегаллары, парклар һәм яр буйлары бердәм маршрутларда булганда комплекслы төзекләндерүгә басым ясалачагын әйтте.

Ул шулай ук 10 ел эчендә Татарстанда социаль-мәдәни объектларның  7,5 меңнән артыгы тәртипкә китерелгәнлеген һәм 3,2 мең яңасы төзелгәнлеген, 400дән артык иҗтимагый киңлек төзекләндерелгәнлеген, 12 меңнән артык йортка капиталь ремонт ясалганлыгын искәртте.