Фәрит Мөхәммәтшин “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары укучылары белән аралашты

Парламент башлыгының республика халкы белән аралашуы Ачык ишекләр көне кысаларында узды

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “туры элемтә” вакытында “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары укучыларының сорауларына җавап бирде. Халык белән аралашу әлеге редакция хезмәткәрләре өчен оештырылган “Ачык ишекләр көне” кысаларында узды.
Татарстан парламенты башлыгына килгән сораулар нигездә шәхси характерда иде. Шулай ук халык санын алу, 1552 елда Казанны Иван Грозный гаскәрләреннән яклап һәлак булганнарга һәйкәл куюга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Шалтыратулар күбесенчә Казаннан килде.
Аерым алганда, Казаннан 62 яшьлек Гомәр Мостафин быелгы Халык санын алу вакытында татарларны берничә төркемгә бүлүнең сәбәпләре белән кызыксынды. Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, бу мәсьәләне өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте. Татарстан парламенты тарафыннан республика халкына һәм РФ төбәкләрендә тупланып яшәгән татарларга мөрәҗәгать кабул ителүен, анда халык санын алуда катнашырга, үз милләтеңне күрсәтергә чакыруларын хәбәр итте.
Үзбәкстаннан Казанга күчеп кайткан, “күчеп кайтучылар” статусы булган Айрат Хатмулланы фатир алу мәсьәләсе борчыса, башкаланың Татарстан урамында яшәүче Гөлсем Исәнгулованы йорт диварларына язылган телефон номерлары мәсьәләсе борчый. Гөлсем ханым Универсиада алдыннан Казанның матурлануын, төзекләндерелүен, әмма мондый белдерүләрне урнаштыручыларны иҗтимагый эшләргә тартырга кирәклеген билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин бу нисбәттән: “Зур шәһәрләрдә мондый проблема бар. Казанлылар моның белән көрәшүнең яңа юлын эзләп тапты”, - дип белдерде ул.
Лаеш районыннан Анна Куприянова исә туганнарының социаль ипотека программасы буенча фатир алу мәсьәләсен күтәрә. Әмма аларга зур мәйданлы фатирлар тәкъдим итәләр. Ә артык квадрат метрлар өчен өстәмә акча түләргә кирәк. Анна Куприянова ТР Дәүләт Советының кечерәк мәйданлы фатирлар төзелешенә этәргеч бирүен сорады. Фәрит Мөхәммәтшин, аңа җавап биреп, бу мәсьәлә белән буенча фикер алышканнарын билгеләп үтте. Һәм киләсе елдан республикада кечерәк фатирлар төзүгә йөз тотылачагын хәбәр итте.
Казаннан Фрунзе Фазуллин 1552 елда Казанны Иван Грозный гаскәрләреннән яклап һәлак булганнарга һәйкәл куюга кагылышлы мәсьәлә кызыксындыра. Татарстан парламенты башлыгы октябрь ае җиткәндә бу мәсьәләнең ешрак күтәрелүен билгеләп үтте. “Сез беләсез бит инде: әлеге мәсьәлә буенча Татарстанның беренче Президенты да, бүгенге Президенты да, без дә “куймыйбыз” дигән фикердә торганыбыз юк. Минтимер Шәймиев Президент булганда, махсус комиссия дә оешкан иде. Анда төрле проектлар каралды. Әмма бу комиссия һәйкәлнең нинди булырга тиешлегендә бер фикергә килә алмады. Эзләнү дәвам итә. Бер фикергә килгәч, мин ул һәйкәл булыр дип ышанам”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук Казаннан Хезмәт ветераны Г.Рябошева Фәрит Мөхәммәтшинга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә барган реформаларга кагылышлы сорау бирде. Аның сүзләренә караганда, төрле дәрәҗәдәге йортларда яшәүчеләр тарифлар буенча бер төрле түли. Шул ук вакытта “хрущевка” кебек йортларның тузганлыгы исәпкә алынмый. Г.Рябошева хәбәр иткәнчә, барлык йортлар хисап приборлары белән җиһазландырылу иске йортлар өчен файдалы булмаячак, чөнки аларны тоту өчен чыгымнар күбрәк тотыла. Ул норматив актларга бу мәсьәлә буенча өстәмәләр кертергә тәкъдим итә. Фәрит Мөхәммәтшин, моның актуаль мәсьәлә булуын билгеләп үтеп, аны хәл итүгә озак калмаганлыгын әйтте.
“Туры элемтә” вакытында шулай ук Буа районының Аксу авылыннан Ләйсән Галәветдинова – авылда яшь белгечләр өчен торак йорт салуга, Казаннан Андрей Хаҗиев башкаладагы “бөке”ләр проблемасын чишүгә кагылышлы сорауларын бирде.
Казаннан Наталья Кубанова төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклауга кагылышлы закон кабул ителүен, әмма моңа карап тынычрак булмавына зарланды. Законның үтәлешенең кем контролендә булуы белән кызыксынды. Татарстан парламенты башлыгы аңа җирле хакимият органнарына, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. “Гражданнарның үз-үзен тоту культурасы үсәр, алар берсенә ихтирамлы карашта булыр дип ышанабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Республика Татарстан” газетасы укучыларыннан килгән сорау муниципаль сайлауларга кагылышлы иде. Аларны сайлауларда альтернативасыз округларның күп булуы борчый. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, мондый округлар 80 проценттан артып китә. Сайлауларның муниципаль дәрәҗәдә узуының үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, авыл җирлекләрендә кеше бер-берсен яхшы белә. Эшләгән кешене дә күрәләр. Шуның өстенә тагын бер кешене тәкъдим итүнең зарурлыгы юк. Ә шәһәрләрдә альтернатива кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Татарстан парламенты башлыгы шулай ук авыл советларының финанс мөмкинлекләрен арттыру, Яшел Үзән районындагы берничә авылга газ кертү, ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнарны коррупциялелеккә тикшерү, Әлмәт районы Миңнебай торак пунктын су белән тәэмин итү, Казандагы бер урамга татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин исемен бирү һәм башка мәсьәләләрга кагылышлы сорауларны кабул итте. Шәхси характердагы сораулар контрольгә алынды.
“Туры элемтә” тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин көнкүреш белән бәйле сорауларның күп килүен билгеләп үтте. Шулай ук ул “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары баш редакторларына да бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга кушты. Газеталарга килгән сорауларны гомумиләштереп, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләргә хатлар юлларга киңәш бирде. “Сез – безне халык белән тоташтыручы. Сез хакимиятне бу проблемаларны хәл итүгә юнәлеш бирәсез”, - диде спикер.