Ф.Мөхәммәтшин тармак системасы буенча хезмәт хакын түләүгә багышланган утырышта катнаша

Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комитеты ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә уртак утырышын уздыра
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комитеты ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә уртак утырышын уздыра. Парламентның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы мәдәният, белем бирү һәм архив учреждениеләрендә эшләүчеләргә тармак системасы буенча түләүгә күчү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышыр дип көтелә.