Рөстәм Миңнеханов: Гаиләләр бәхетле булса, Татарстан чәчәк атачак

Казан Кремлендә Татарстанның 53 гаиләсе хөрмәтенә кабул итү чарасы узды.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Республика көне алдыннан, Кремльдә, Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан вәкилләрне – хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм традициягә әверелде. Дүртенче мәртәбә узган чарада 53 гаилә кунакта булды. Алар арасында татар, рус, чуаш, казах, грузин, катнаш гаиләләр бар.

Рөстәм Миңнеханов гаиләләрне сәламләп: “Сез – республиканың зур байлыгы. Гаилә ул – җылылык, мәхәббәт һәм игелек учагы. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр аша кеше шәфкатьле, ихлас күңелле, ярдәмчел булырга өйрәнә, милләтнең әхлакый сәламәтлеге формалаша. Буыннан-буынга халкыбызның яхшы гореф-гадәтләре тапшырыла. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Гаилә – кеше тормышында иң мөһиме”, - дип мөрәҗәгать итте. “Сез яхшы балалар үстергәнсез һәм тәрбияләгәнсез. Безнең республикада никахлар теркәлеше буенча уңай динамика күзәтелә. Ярты ел эчендә 17 мең 300 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Моннан тыш, туу күрсәткече, халыкның табигый үсеше буенча уңай динамика бар. Бу тенденцияне саклап калу мөһим. Бу максаттан, республикада дистәләгән әһәмиятле социаль проектлар гамәлгә ашырыла. Һәркемгә уңайлы торак төзелә, перинаталь үзәкләр ачыла, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, гаилә спорты өчен инфраструктура булдырыла. Безнең әле башкарасы эшләр күп. Бу бәйрәм көнендә республиканың һәр гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш телибез. Бер-берегезне саклагыз һәм кадерләгез. Гаиләләр бәхетле булса, Татарстан да чәчәк атачак. Барыгызга да тигез озын гомер, бәхетле гаилә тормышы телим”, - дип төгәлләде чыгышын Татарстан Президенты.

Тантанада иң өлкән парлар – Менделеевск районыннан Зоя һәм Иван Костиннар. Алар быел августта бергә яшәүләренең 60 еллык юбилеен, ягъни бриллиант туйларын билгеләп үтә. Алар үз районында хезмәт сөючән һәм нык гаилә буларак дан тота. Дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Иң яшь гаиләнең гомер озынлыгы – 10 яшь. Зилә һәм Булат Мортазиннар Арча районында яши.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев гаиләсендә дә быел бәйрәм. Раушания Миргалим кызы белән алар 45 ел бергәләп гомер кичергән. 1972 елның 15 нче июнендә Равил Шәрәфиевнең туган ягы – Балык Бистәсе Олы Солтан авылында Шәрәфиевларның гаилә учагы кабына. Ике бала үстереп, бүген алар оныкларын тәрбияләргә булыша. “Гадәттә мин дулкынламый идем, бүген каушата әле. Хатыным белән Президент янәшәсендә бер өстәл артында утыру да көтелмәгәнрәк булды. Безне шушы мәҗлескә чакырганыгыз өчен Сезгә бик зур рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Равил Шәрәфиев Рөстәм Миңнехановка.

Артист халкының чыгышы юмордан башка була ди мени, Равил Шәрәфиев тә рәсмилектән качып, уен-көлкеле итеп сөйләде. “Башта без гаҗәпләнебрәк куйдык, ни өчен чакыралар икән, 50 ел да түгел, 45 кенә бит әле, әллә 50 елга кадәр яши алмаслармы, дип уйладылармы икән, дигән уй да килде. Алай уйласагыз да начар түгел, чакырып алыйк, күңелләре булсын дигәнсездер, әле 50 ел яшәргә дә мөмкинбез”, - диде. Бераз җитдирәк төсмергә күчеп: “Гаиләнең нәрсә икәнен без электән беләбез. Ул җәмгыятьнең нигез ташы. Гаиләләребез ничек нык булса, җәмгыятебезнең дә нигезе җимерелми, хәле нык була. Президент безне монда чакырган икән, бу безгә карата хөрмәт билгесе. Икенче яктан ул яшьләргә үрнәк күрсәтү. Әгәр шулай сабыр, түзем булып, мәхәббәтегезне саклый алсагыз, сез дә шушы яшькә җитәрсез, сезне дә хөрмәт итәрләр, дигән сүз.

Равил Шәрәфиев Рөстәм Миңнеханов белән якташлар да булуын билгеләп узды. Ул Балык Бистәсендә үзе кечкенә вакытта әнисеннән Нургали абый дигән исемне һәрвакыт ишетеп торуын әйтте. “Мин аның кем икәнен дә белми идем. Бактың исә, ул безнең икенче Президентыбызның әтисе булган икән. Нургали абый Саба урман хуҗалыгына күчеп төпләнгәч, берсендә гастроль белән килгәч, ул миңа үзенең биләмәләрен күрсәтеп йөрде. Ул вакытта әле мин аны балачакта ишеткән Нургали абый икәнен дә белмәдем, соңыннан гына аңладым”, - дип хатирәләрен яңартты ул.

“Сез шактый еллар Президент булып эшлисез. Минтимер Шәрипович үзенә яхшы алмаш әзерләде. Бу аның зирәклеге дип саныйм мин. Минтимер Шәрипович зирәк булып, саграк, сабыррак эш итсә, сез тәвәккәлелегез белән шушы эшне дәвам итәсез. Миңа сезне яхшы белгән бер кеше Рөстәм Нургалиевич башында компьютер диде. Моның авыррак ягы да бардыр, дидем, компьютер булгач күп керә бит”, - дип сөйләде Равил Шәрәфиев.

Артист театр фестивальләре үткәрер өчен үз авылларының амфитеатр рәвешендәге урыны булуы белән уңайлылыгын билгеләп узды. “Тәвәккәллегегез, сәламәтлегегез дәвам итсен. Һәрвакыт сокланам Казанга, ул еллап түгел, айлап түгел, көнләп үзгәрә. Казан, Татарстан белән мактанып яшәргә язсын”, - дигән теләктә калды Равил Шәрәфиев. Ул Россиядәге “Золото кольцо” сәяхәт маршруты булган кебек, Татарстанда “Бриллиантовое кольцо” дигәнен булдырып булыр иде дигән тәкъдимен җиткерде.

Тантанада Әлфия һәм Игорь Ащеуловларга да сүз бирелде. Әлеге гаилә спорт белән мавыгуы ягыннан үрнәк. 6 малай үстерүче бу гаилә балаларында спортка мәхәббәт уята.

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева журналистларга мондый тантаналарга гаиләләрне сайлау өчен, һәр муниципаль берәмлектә оештыру комитеты булдырылуын билгеләп узды. Гаиләләр озак еллар тигез гомер кичерүе, гаиләнең уңышлары, казанышлары, җәмәгатьчелек арасында абруе, гаилә әгъзаларының республиканың социаль-икътисади керткән өлеше, балалар тәрбияләве кебек сыйфатларга карап сайлап алына.

Тантана Гөлдания Хәйруллина һәм аның кызы Лилия, Муса һәм Гайсә Маликовлар һәм башкалар чыгышы белән үрелеп барды. Театр артистлары Алсу Гайнуллина һәм Резеда Сәлахованың ана һәм бала мәхәббәтен тасвирлаган, үзәкләргә үтә торган шигыре аеруча истә калган чыгышларның берсе булды.