Илдар Халиков монополиягә каршы Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты

Очрашу барышында яклар Казанда монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Бөтенроссия укыту-методик үзәген булдыру мәсьәләләре хакында фикер алышты

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков статс-секретарь - монополиягә каршы Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Демидов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында яклар Казанда монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Бөтенроссия укыту-методик үзәген булдыру мәсьәләләре хакында фикер алышты. Монополиягә каршы Федераль хезмәттә эшләүчеләрне укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү, Россия белгечләре катнашында көндәшлеккә сәләтле сәясәт һәм хокукны куллану мәсьәләләре буенча төрле чаралар үткәрү үзәкнең төп функцияләре булыр дип көтелә.
Алга таба Татарстан Республикасының алкоголь базарындагы вәзгыять хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.