Фәрит Мөхәммәтшин Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр белән очрашты

Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр Фәрит Мөхәммәтшинны үз иленә чакырды

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр Мөхәммәд Назри Абдул Азиз белән очрашты.
Очрашу башында Татарстан парламенты башлыгы Малайзия кунагын җылы сәламләде. Ул Татарстан Республикасы: аның территориясе, халкы, сәяси төзелеше турында сөйләде. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 115 милләт вәкиле яшәвен билгеләп үтте. Республикада милләтара һәм конфессияара диалог мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, дип өстәде ул.
Алга таба ТР Дәүләт Советы Рәисе кунакка республикада хакимият төзелеше, Татарстан башлыгы – республика Президентына вәкаләтләрнең ничек бирелүе, парламент алдында торган бурычлар хакында сөйләде.
“Соңгы елларда Татарстан ерак чит илләр белән тышкы мөнәсәбәтләрен үстерә. Безнең парламент башка дәүләтләр белән парламентара элемтәләрне ныгыта”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе - Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Берләштерелгән мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкаруын билгеләп үтте. Бу Ауропа коллегалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Үз чиратында, министр әфәнде җылы кабул иткәне һәм очрашу мөмкинлеге тудырганы өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде. “Минем өчен парламентта булу һәм аның эшчәнлеге белән танышу бик тә мөһим. Төрле илләргә сәфәр кылганда мин һәрвакытта да парламент эше белән танышырга тырышам”, - диде ул. ТР Дәүләт Советы хакында сөйләгәндә, министр әфәнде Татарстан закон чыгару органының Малайзия парламентына караганда тәҗрибәсе зуррак булуын ассызыклады.
Үз чыгышында Мөхәммәд Назри Абдул Азиз билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев – Татарстан Президенты, ә Махатхир Мөхәммәд Малайзия Премьер-министры вазифасын башкарганда ТР һәм Малайзия арасында тыгыз хезмәттәшлек күзәтелгән. “Безгә Минтимер Шәймиев һәм Махатхир Мөхәммәд калдырган әлеге мирасны үстерергә һәм киңәйтергә кирәк”, - дип ассызыклады Малайзия кунагы. Аның фикеренчә, мөнәсәбәтләрне сәяси өлкәдә генә түгел, икътисад һәм социаль өлкәләрдә дә үстерергә кирәк. Аерым алганда, ул Малайзия делегациясенең Татарстанга ислам финансы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килүен билгеләп үтте.
Очрашу ахырында Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр Фәрит Мөхәммәтшинны үз иленә чакырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе якын көннәрдә Куала Лумпурга килү мөмкинлеген истән чыгармады. Ул шулай ук Татарстан һәм Малайзия закон чыгару органнары арасында парламентара хезмәттәшлек турындагы меморандум текстын килештерергә тәкъдим итте.