news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» Төркиядә гамәлгә ашыру өчен проектлар билгеләячәк

«Татнефть» һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). «Татнефть» һәм Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзалады, диелә компания матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Имзаланган меморандум Төркия территориясендә нефть химиясе сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирә һәм, башка мөһим нигезләмәләрдән тыш, уртак гамәлгә ашырылган очракта, Төркия хөкүмәте тарафыннан проектларга дәүләт ярдәме чараларын күздә тота. Аның нигезендә «Татнефть» Төркия партнерлары белән бергә Төркия территориясендә гамәлгә ашыру өчен перспектив проектларны билгеләячәк», - диелә компания хәбәрендә.

Меморандумны Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Четин Али Дёнмез һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов имзалады. Имзалау тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Төркия вице-президенты Фуат Октай барында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100