Төркия һәм Татарстан эшмәкәрләре уртак сәүдә палатасы төзергә килеште

Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге башлыгы сүзләренчә, уртак сәүдә палатасы ике илнең предприятиеләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы уртак сәүдә палатасы төзергә килеште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Анкарада Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу белән очрашуда шул хакта сөйләште. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Кичә Истанбулда бик файдалы эш көне булды. Безнең делегация Анкарада шулай ук нәтиҗәле эшләр дип ышанам», — дип сәламләде әңгәмәдәшен Рөстәм Миңнеханов.

«Сезне үзебездә кабул итү белән горурланам. Сезнең сәфәрләр безгә яңа уртак проектларны үстерү өчен рухи көч бирә», — дип җавап бирде Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге башлыгы.

Рифат Хисарджиклыоглу Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге белән Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының Төркия-Татарстан палатасы төзергә килешүгә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, бу ике илнең предприятиеләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Безнең компанияләр Россиядә һәм Төркиядә генә эшләргә тиеш түгел. Бүген киңрәк карарга, уртак предприятиеләр булдырырга һәм башка халыкара базарларга чыгарга кирәк», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлегенең аерым ролен билгеләп үтте, дип өстәде Лилия Галимова.