Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстанда эшләүче Төркия компанияләренә һәрьяклап ярдәм вәгъдә итте
Ул Татарстанның төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиянең лидер төбәкләре рәтенә керүен әйтте.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Анкарада Төркиянең эшлекле даирә вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә катнаша. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Республика турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиянең лидер төбәкләре рәтенә керүен әйтте.
Татарстан ел саен якынча 36 млн тонна нефть чыгара, аның яртысыннан артыгы эшкәртелә. Республика — синтетик каучук җитештерә торган зур производство һәм экспортер. Самолетлар һәм вертолетлар, шулай ук двигательләр җитештерү яхшы үсеш алган.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның йөк автомобильләрен күпләп җитештерүенә игътибарны юнәлтте. «КАМАЗ» «Дакар» ралли-рейдларында күп тапкырлар җиңүче булды. Шулай ук республика предприятиеләре судно, газ кудыру станциясе, компрессор, автомобиль шинасы һәм башка товарлар җитештерә.
«Без Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүе, безнең республиканы Россия һәм Евразия базарларына чыгу мәйданчыгы буларак куллануы белән кызыксынабыз. Без сезнең компанияләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», — дип йомгаклады ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз