news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Анкарада Karba Otomotiv борт җиһазлары заводында булды

Татарстан Президенты шулай ук КАМАЗның хезмәттәшлеккә әзер булуына игътибар итте.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәрендә Анкарада Karba Otomotiv борт җиһазлары заводында булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Предприятие йөк автомобильләре шассиендә борт җиһазлары чыгару белән шөгыльләнә. Сүз, аерым алганда, янгын сүндерү һәм чүп ташу машиналары, гидравлик күтәртү платформалары, коткару, ашыгыч ярдәм һәм махсус билгеләнгән автомобильләр һәм башкалар турында бара.

«Төркия Республикасы тарихи яктан безгә бик якын. Бүген безнең дәүләтләр, илкүләм лидерлар арасындагы мөнәсәбәтләр бик уңай, бу безгә илләребезнең икътисады файдасына тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирә», — диде Рөстәм Миңнеханов, компания җитәкчелеген сәламләп.

Татарстан Президенты шулай ук КАМАЗның хезмәттәшлеккә әзер булуына игътибар итте. «Төркия бизнесы үзен бик лаеклы күрсәтте. Без төрек ягыннан тулысынча аңлашуны күрәбез, — дип өстәде ул.

Karba Otomotiv җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановка Татарстан-Төркия проектларын алга җибәрүдә һәм ярдәм итүдә шәхсән катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100