news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Круиз пассажир суднолары төзү өчен лизинг бирергә тәкъдим итәбез

Утырышның төп темасы эчке туризмны үстерү проблемалары һәм перспективалары булды.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында чыгышында круиз пассажир суднолары сериясен төзү өчен лизинг механизмы эшләргә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин туризм өлкәсендә норматив-законнар белән җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән чыкты. Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округының күпчелек регионнары Идел елгасы бассейнында урнашкан, һәм елга туризмы туристлык тармагының мөһим юнәлешләреннән берсе булыр иде.

Әмма бүген судноларның гына түгел, тулаем алганда пассажирлар инфраструктурасының да тузу дәрәҗәсе югары. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә елга суднолар йөрешенә ярдәм итү чараларының берсе лизинг булырга мөмкин. «Без круиз пассажир суднолары сериясе төзү өчен лизинг механизмын 2,5% еллык ставка белән 15-20 елга бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек. Хәзер бу мәсьәлә Хөкүмәт каравында тора», — диде ул.

Идел буе канун чыгаручылары Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хуплады һәм Ассоциация исеменнән бу мәсьәләне алга җибәрүдә ярдәм итәргә әзер.

Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын Татарстанда милли сәясәт стратегиясенең ничек тормышка ашырылуы белән таныштырды. Парламент җитәкчесе әлеге процесста иҗтимагый институтлар роленә аерым игътибар бирде. Ул Татарстан халыклары ассамблеясе эше турында сөйләде, бу структураны «милли сәясәтне гамәлгә ашыруда хакимият органнарына ярдәм күрсәтү коралы» дип атады. Парламент башлыгы бу тәҗрибәне таратырга, башка төбәкләрдә дә мондый институтлар булдыру турында уйларга тәкъдим итте.

Форумның төп мәйданчыгы 1993-1998 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе булып эшләгән В.С.Черномырдинның Оренбург өлкәсе Черный Отрог авылында урнашкан музее булды. Утырыш алдыннан парламентарийлар музей экспозициясен карап чыктылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100