news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәренә килде

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәренә килде
архив

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар шәһәренә (Тюрингия федераль җире, Германия) эш сәфәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашачак. Хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, үзара товар китереп торулар күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, ИТ, машина төзелеше, гуманитар өлкәләрдә багланышларны ныгыту турында фикер алышырга ниятләнә.

Тагын Татарстан Президенты Баухауз университетына барачак, анда төзелештә ясалма акыл мөмкинлеклекләрен гамәлгә кертү проекты белән танышырга һәм уку йортының лабораториясен карап чыгарга җыена.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Эрфурт мәгариф үзәгендә һәм Балалар медиаүзәгендә булырга планлаштыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot