ТР Дәүләт Советы һәм Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены арасында килешү төзелде

Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе Иван Хабаров белән очрашты

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе Иван Хабаров белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны иң элек республиканың икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышы белән таныштырды.

Иван Хабаров, үз чыгышында, Казанда җылы кабул итүләренә рәхмәт белдереп: “Без бүген берничә социаль һәм спорт объектын карадык. Татарстан Республикасында барысы да халык өчен эшләнә. Бигрәк тә республиканың “Электрон Хөкүмәт” системасы буенча ни рәвешле эш алып баруы сокландыра”, - диде. Иван Хабаров шулай ук Ленинград өлкәсе парламентының, ТР Дәүләт Советы тәҗрибәсе белән танышып, Законнар җыелмасын әзерләвен хәбәр итте.

Татарстан парламентындагы очрашуда ТР Дәүләт Советы һәм Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены арасында парламентара килешү төзелде. Аның нигезендә парламентлар РФ Федераль Җыенына закон чыгару инициативаларын кертү буенча көчне берләштерүне, ике төбәк халкының тел, белем бирү һәм милли-мәдәни өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булышлык итүне, башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота.

“Әлеге килешүгә кул куелу белән, Ленинград өлкәсе белән хезмәттәшлегебез яңа хокукый дәрәҗәгә күтәрелә”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, бу килешү ике якка да тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итәргә, уртак фикергә килергә һәм Россия Федерациясе халкы өчен нәтиҗәле эшләүче законнар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан парламенты башлыгы кызыклы булган мәсьәләләр буенча эшче төркемнәре оештыру мөмкинлеге барлыгын да билгеләп үтте.

Журналистлар белән очрашу вакытында Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе Иван Хабаров ТР Дәүләт Советының нинди законнар кабул итүе, федераль үзәккә нинди закон чыгару инициативаларын тәкъдим итүе белән кызыксынып торуларын белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин исә: “Хезмәттәшлекнең төрле формаларын кулланып, актив рәвештә эш алып барачакбыз”, - диде.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов катнашты.

Ленинград өлкәсе делегациясе составына Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены аппараты җитәкчесе Галина Карпова, Законнар, халыкара, төбәк һәм иҗтимагый элемтәләр буенча даими нигездә эшләүче комиссия рәисе урынбасары Илдар Гыйләҗев кергән иде.