^Минтимер ШӘймиев: “Кол ШӘриф мӘчете – бӨтен татар дӨньясын ҮзенӘ ҖӘлеп итҮче рухи ҮзӘк”

^Минтимер ШӘймиев: “Кол ШӘриф мӘчете – бӨтен татар дӨньясын ҮзенӘ ҖӘлеп итҮче рухи ҮзӘк”

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Бүген Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җәмәгатькә мөрәҗәгать итте.

Әс-сәләму-галәйкум, хөрмәтле ватандашлар һәм мөхтәрәм кунаклар!

Бүген халкыбызның гасырлар буе күңел түрендә йөргән иң изге хыялы тормышка ашты. Без барыбыз да - бу дулкынландыргыч вакыйганың шаһитлары. Кол Шәриф мәчете халкыбыз хозурына кире кайтарылды. 450 елдан артык вакыт узганнан соң, тарихның өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү һәм аны мәңгеләштерү бәхете нәкъ менә безгә насыйп булды. Бу гасырый гамәлебез белән без үзебезнең горур, таза рухлы халык икәнебезне расладык.

Тугыз ел элек, 1996 елның февралендә, Татарстан Республикасы Президентының “Казан Кремле ансамблен саклау, үстерү һәм файдалану концепциясе турында” Указы нигезендә без Кол Шәриф мәчете төзеләчәк шушы урынга тантаналы төстә истәлекле таш салган идек. Шул ук Указда Благовещенье соборын төзекләндерү турында да карар кабул ителде. Бу - тарихи хакыйкать һәм диннәр арасында татулык урнаштыручы гамәл булды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Кол Шәриф мәчете ачылу бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм һәм шатланам.

Бүгенге истәлекле вакыйганың Казанның меңъеллык юбилеена туры килүе очраклы хәл түгел. Күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Казан Кремле мәчетенең имамы Кол Шәриф - Казан тарихында тирән эз калдырган шәхес. Шагыйрь, көрәшче һәм акыл иясе, сәет Кол Шәриф үзенең шәкертләре, дәрвишләр һәм суфыйлар белән шәһәрне дошманнардан саклап сугышканда һәлак була. Ул үзенең бер хезмәтендә: “Мин яу кырын ташлап кача торган кеше түгелмен”, - дип язган. Һәм ул, нәкъ үзе язганча, гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр үз мәчетен яклап яу кырында ятып калган.

Без тугыз ел элек Кол Шәриф мәчетенең иң яхшы проектына ачык конкурс игълан иттек. Анда архитекторлар Шамил Латыйпов, Искәндәр Сәйфуллин, Айвар Саттаров һәм Михаил Сафронов җиңеп чыкты. Алар борынгы мәчетебезнең тарихи дәлилләрен дә, дөнья тәҗрибәсен дә, җирле гореф-гадәтләрне дә исәпкә алып эшләделәр. Аларның осталыгы һәм олы хезмәте нәтиҗәсендә мәчет Кремль ансамблен тулыландырды һәм аны тагын да гүзәлрәк итте.

Бу күркәм бина Кремльгә дә, гомумән, Казанның тарихи үзәгенә, туган җиребезгә иман нуры сибеп тора. Мәчетнең күккә ашкан манаралары, күк төсендәге гөмбәзе тарихыбыз, рухи һәм матди хәзинәләребез турында тирәнтенрәк уйланырга кирәклеген искәртә кебек. Алар безнең үзаңыбызга уңай йогынты ясый.

Кол Шәриф мәчете – республикабыз мәркәзенең төп мәчете генә түгел. Ул - Казанның һәм Татарстанның яңа символы, бөтен татар дөньясын үзенә җәлеп итүче рухи үзәк. Ул - безнең үткәнне киләчәгебезгә тоташтыручы рухият күпере.

Кайчандыр Кол Шәриф болай дип язган:

Гаҗәеп бер җай-рәхәттер җиһанда бу Казан шәһре!

Галәмдә юктыр бу тикле туганлык вә иминлек шәһре.

Казандай төзек шәһри булмас дөньяда һичвакыт,

Казаннан көч алалардыр ничаклы бу җиһан шәһре.

Яңарып килүче Кремльне күрсә, ул бүген дә шушы юлларны кабатлар иде дип уйлыйм.

Мечеть Кул Шариф стоит рядом с Благовещенским Собором и в этом есть свой глубокий смысл, связанный с чаяниями многонационального народа республики жить в мире и дружбе. Они стоят рядом как символ взаимопонимания двух ведущих конфессий страны. Храмы республики должны привлекать внимание не только своим обликом, но и образованными имамами, священнослужителями, несущими свет веры и оберегающие наши исконные традиции. Храмы важны как центры духовного сплочения людей, нравственного воспитания молодежи. Если после каждого посещения храма душа очищается, а нравственность укрепляется, значит, мечеть, церковь и другие религиозные храмы превращаются в важное звено в становлении цивилизованного демократического общества.

Кол Шәриф мәчетенең ишекләре иманга омтылган һәркемгә ачык булачак. Монда һәрберебез үзен борчыган сорауларга төгәл һәм дәлилле җаваплар табар дип ышанам. Шул ук вакытта, бу - гыйбадәт кылу урыны гына түгел. Кол Шәриф мәчете бик үзенчәлекле музейлар комплексына әйләнәчәк. Безнең бурыч - исламның тарихын гына түгел, аның сабыр холыклы, башка диннәргә ихтирамлы дин икәнен дә күрсәтү. Иманым камил: Кол Шәриф мәчете кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, сабырлыкка, үзара ихтирамга өндәүче саваплы урын булыр. Без аны бөтендөнья ислам музее итеп күзаллыйбыз. Амин, шулай булсын.

Бу мәчетне чын мәгънәсендә бөтен халык төзеде. Иң беренче рәхмәтне мин авыл хезмәтчәннәренә әйтер идем. Мәчет төзелешенә үз өлешләрен башлап алар кертте: мул уңыш үстереп мәчет фондына тапшырдылар. Гомер-гомергә изге саналган икмәк изге эшнең нигез ташы булды. Әлбәттә, бу мәһабәт мәчетне төзүдә төп спонсор “Татнефть” җәмгыяте хәлиткеч роль уйнады, күп кенә башка оешмалар һәм предприятиеләр, аерым гражданнар ихлас күңелдән үз өлешләрен керттеләр. Кайбер чит илләр бу изге эштә эчкерсез катнаштылар. Мәсәлән, Иран келәмнәр бүләк итте, Гарәп Әмирлеге акчалата булышты, Төркия төзекләндерү эшендә катнашты. Төзүчеләргә һәм Кол Шәриф фонды хезмәткәрләренә аеруча зур рәхмәт белдерәм. Мәчет төзелешенә хәленнән килгәнчә үз өлешен керткән һәркемнең исеме “Изгелек” дигән истәлек китабында мәңгелеккә урын алачак. Бик зур рәхмәт үзегезгә, туганнар! Сезнең һәрберегез олы ихтирамга лаеклы. Барыгызга да Ходайның рәхмәте яусын, әҗер саваплары, ике дөнья рәхәте насыйп булсын сезгә, газиз кардәшләр!

Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар!

Сезне ихлас күңелемнән Кол Шәриф мәчете ачылу белән тәбрик итәм! Иншалла, Кол Шәриф мәчетенең киләчәк язмышы бәхетле булыр, чөнки мәчетләр белән бергә тормышыбызга иман кайта, халкыбызның рухы ныгый һәм җир йөзендә мәрхәмәт артканнан-арта бара.

Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман ныклыгы телим. Мәчетебез рухи көч-куәте, иман нуры белән халыкны үзенә тартып торсын, тынычлык-татулык- гыйлем үзәге буларак даны еракларга таралсын! Иншалла, ул шулай булыр да!