^Минтимер Шәймиев: "Кол Шәриф - Казан һәм Татарстанның яңа билгесе, татар дөньясын җәлеп итү үзәге

^Минтимер Шәймиев: "Кол Шәриф - Казан һәм Татарстанның яңа билгесе, татар дөньясын җәлеп итү үзәге

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Казан Кремлендә Аурупада иң зур мәчет - Кол Шәрифне ачу тантанасы булды.

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары - ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Ислам конференциясе оешмасының генераль секретаре Экмеледдин Ихсаноглу, Кувейт Дәүләтенең вакыфлар һәм ислам эшләре министры Абдулла Маатук Аль-Маатук, РФ төбәк үсеше министры Владимир Яковлев, Россиянең Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния идарәсе рәисе Тәлгать Тәҗетдин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Госман хәзрәт Исхаки, Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий булды.

Тантана 11.00 сәгатьтә башланды. Казанлыларга һәм республика кунакларына сәламләү сүзләре белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. "Кол Шәриф мәчетенең ачылуы Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү елына туры килү очраклы хәл түгел. Кол Шәриф - яңадан торгызу билгесе, ул үткән һәм бүгенгене тоташтыручы рухи күпер", - диде ул.

Ислам дөньясы исеменнән барлык бәйрәмгә килүчеләргә Ислам конференциясе оешмасының генераль секретаре Экмеледдин Ихсаноглу мөрәҗәгать итте: "Мин Казанның 1000 еллыгына багышланган Үзәк мәчет ачылу тантанасына чакырылу белән бәхетлемен. Халыкара Ислам конференциясе оешмасы, дөньяның миллиард һәм ике миллион мөселман кешесе исеменнән сезгә иң яхшы теләкләр тели алуыма шатмын", - диде Ихсаноглу әфәнде.

Россиянең Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Iнче дәрәҗә Әл-Фәхр орденын тапшырды. “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгат Тәхәүтдиновка IIнче дәрәҗә Әл-Фәхр ордены тапшырылды. Ул җитәкли торган нефть чыгару компаниясе Кол Шәриф мәчете төзелешендә генераль иганәче булды.

22 июньдә Казанда тәмамланган Коръән укучылар һәм хафизлар конкурсында җиңүче яшь укучыларының Коръән сурәләре яңгыравында Кол Шәриф мәчете ишекләре ачылды. Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән дин вәкилләре яңа ачылган мәчеткә омтылды. Аларны республиканың зиннәтле мәчете каршы алды. Бәйрәм вәгазен биек, алтын минбардан ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие, Россия Ислам университеты ректоры Госман хәзрәт Исхаки укыды.

Кол Шәрифне ачу тантанасында катнашкан чит ил кунаклары арасында Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Сирия Республикасы, Кувейт Дәүләте, Йемен Республикасы, Үзбәкстанның РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, Иран Ислам Республикасы, Төркия, Мисыр вәкилләре, БДБ илләре - Әзербайҗан, Таҗикстан, Кыргызстан, Белоруссия мөфтиләре һәм башкалар бар иде.