Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе ректоры Юрий Левин белән очрашты

Очрашуда Татарстан Хөкүмәте һәм Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 24 майда, ТР Хөкүмәте йортында Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе ректоры Юрий Левин белән очрашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әңгәмә вакытында алар Татарстан Хөкүмәте һәм Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Шул ук вакытта, дәүләт хезмәткәрләре өчен уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде.

Шунысын да искәртик: Юрий Левин (ул бизнес-аналитика һәм ясалма интеллект өлкәсендәге белгеч) Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбен узган елның ноябреннән җитәкли.