Миңнеханов Яшел Үзәндә шәһәр паркында, футбол манежында һәм яшьләр үзәгендә булды

Татарстан Президенты 120 урынлык концерт-театр залын, медиаүзәкне, конференц-залны һәм технологик остаханәләрне карады.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Ул берничә яңа объектны карады, шулай ук шәһәр киңлекләренең үсеше белән танышты.

Татарстан Президенты узган ел республика программасы кысаларында төзелгән ябык футбол манежында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты шулай ук «Каенлык» шәһәр паркында булды. Иҗтимагый киңлек шәһәр һәм ландшафт чараларын уздыру өчен ике өлешкә бүленгән. Мэрия вәкилләре Рөстәм Миңнехановка быел «Каенлык»та эшләр дәвам итәчәген сөйләде. Мисал өчен, тротуарлар, пикник зоналары, шулай ук күзәтү күпере булган җәяүлеләр өчен баскыч төзү планлаштырыла, ул шәһәрнең социаль инфраструктурасының төп объектлары белән шәхси секторны тоташтырачак.

Аннары Татарстан Президенты яңартылган «Порт» яшьләр үзәгендә булды. Бина узган гасырның 60нчы елларында ук төзелгән булган. Капиталь ремонттан соң биредә заманча киңлек барлыкка килде, анда лектория һәм мини-китапханә булган коворкинг, социаль проектлар инкубаторы, остаханәләр белән арт-резиденция, хореография һәм репетиция мәйданчыклары бар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 120 урынлык концерт-театр залын, медиаүзәкне, конференц-залны һәм технологик остаханәләрне карады. Киләчәктә яшьләр үзәге территориясендә универсаль спорт мәйданчыгын урнаштыру планлаштырыла.