Миңнеханов Әмировка мемориаль такта ачуда: Уникаль шәхес, тәҗрибәле хокук белгече иде

Мемориаль такта Карл Маркс урамындагы 61нче йортта ачылды.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмировка мемориаль такта ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент ассызыклаганча, Әмиров —  ул уникаль шәхес. Ул компетентлы җитәкче генә түгел, үз эшен җентекләп белгән тәҗрибәле хокук белгече дә иде.

«Бүгенге чараның Кафил Фәхразый улы Әмировның туган көнендә узуы аеруча куанычлы, — диде ул. — Бүгенге вакыйга җинаятьчелеккә каршы көрәштә җәмгыять мәнфәгатен яклаган кешеләрне искә алу гына түгел, киләчәк буыннар өчен шәфкатьлелек үрнәге дә».

Мемориаль такта Карл Маркс урамындагы 61нче йортта ачылды.

Кафил Әмиров 40 ел дәвамында прокуратура органнарында эшләде, шул исәптән 13 ел Татарстан прокуроры вазифасын (2000-2013) биләде.