Миңнеханов: Цифрлы алымнар заман проблемаларын комплекслы хәл итәргә ярдәм итә

Иннополис университетында регионнар өчен цифрлы алымнар конкурсының Попечтительләр советы һәм жюри утырышы булды.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Иннополис университетында регионнар өчен цифрлы алымнар конкурсының Попечтительләр советы һәм жюри утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, цифрлы алымнар илебез субъектларында проблемалар комплексын хәл итүгә булышачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте."Конкурс кысаларында берничә актуаль проект эшләнде. Россиянең 43 төбәге алымнарын тәкъдим итте - бу бик позитив эш. Стратегик инициативалар агентлыгына, безнең белән бергә әлеге проектны алып баручы кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге эш Иннополиста системалы булыр дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.Башта Рөстәм Миңнеханов һәм  Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов  Т-500 самолетлары күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә Иннополис территориясендә яңа эксперименталь авиация аэродромы төзелешен башлауга багышланган.Цифрлы алымнар конкурсы турында Стратегик инициативалар агентлыгы 2019 елның февраль аенда игълан иткән иде. Оештыручылар фикеренчә, мәгълүматлар нигезендә эшләнгән продуктларны булдыру һәм кулланышка кертү регионның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк."Болар барысы да безгә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, компанияләрнең бизнес-модельләре, дәүләт белән идарә итү моделе үзгәргәч кенә, килеп җитә. Уңай үзгәрешләрнең төп факторы - әлеге эшне алып баручы кешеләрнең мавыккан булуы. Ул чакта акча җитмәү дә, ресурслар җитмәү дә бу кешеләрне туктата алмый", - диде РФ вице-премьеры.Конкурс нәтиҗәләре турында Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева хәбәр итте. Барлыгы конкурска 43 РФ субъектыннан 146 гариза килгән. Шулардан экспертлар тавыш бирүенә 19 регионнан 35е тәкъдим ителгән. Икенче этапка 17 регионнан 30 гариза чыккан, шул исәптән Татарстан Республикасы да.