Миңнеханов «Архитектура мирасы» фестивале күргәзмәсе экспозициясе белән танышты

Казан Кремлендә «Архитектура мирасы» Бөтенроссия фестивале уза.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә ачылган «Архитектура мирасы» Бөтенроссия фестивале күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

ТР Президенты архитектура объектларының фотолары, алар турында мәгълүматлар урнаштырылган стендлар буйлап узды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, казанлылар һәм туристларны ЮНЕСКОның Татарстандагы мәдәни һәм табигый мирас объектлары, республиканың тарихи җирлекләре, шулай ук Самара өлкәсе, Карелия, Башкортстан республикаларының архитектура объектлары белән таныштыра торган стендлар янында тукталды.

Рөстәм Миңнеханов «Сүтмичә генә яңарту» дигән стенд белән дә танышты. Аңа әлеге программаның Мәскәүдә ни рәвешле гамәлгә ашырылуы хакында сөйләделәр. Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан сакларга һәм сүтмәскә тәкъдим ителгән биналар исемлегенә 218 объект кергән.

22-26 майда Казан Кремлендә «Архитектура мирасы» Бөтенроссия фестивале уза.